Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кафеларда кальян тарту тыелачак?

– Элек кафеларда тәмәке тарту тыелды, ләкин кальян белән күпме телисең – шулкадәр утырып була иде, хәзер бу мөмкин булмаячак, – ди депутат Илдар Гыйльметдинов.

Россия Дәүләт Думасы депутатлары электрон тәмәке һәм кальянны тәмәке эшләнмәләре белән тиңләштерү турындагы закон проектын өченче укылышта кабул итте. Яңалык никотинлы продукцияләрне һәм кальянны таратуны, пропагандалауны һәм аларны балигълык яшенә җитмәгәннәргә сатуны тыюны үз эченә ала.

Мондый тәкъдим белән чыгучыларның берсе – Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов. Закон проектында язылганча, тарту тыелган урыннарда кальяннан тыш, вейплар кулланырга да рөхсәт ителмәячәк. Болар – сәүдә һәм офис үзәкләре, ресторан һәм кафелар, вокзал һәм аэропортлар. Электрон тәмәкене, кальянны телевизордан, театр һәм тамаша урыннарында күрсәтергә дә ярамаячак.

– Элек кафеларда тәмәке тарту тыелды, ләкин кальян белән күпме телисең – шулкадәр утырып була иде, хәзер бу мөмкин булмаячак, – ди депутат Илдар Гыйльметдинов.

Аның фикеренчә, кальяннар һәм башка никотинлы продукцияләрне тартуны бөтенләй бетерү турында сүз алып барылмый, ләкин тәмәке тарту тыелган урыннарда аларны да чикләү булачак. Яңа закон нигезендә, составында никотин 20 мг/мл дан артып киткән продукцияне саттырмаячаклар. Тәмәке кебек үк, кальян, вейпны балигъ булмаган үсмерләргә сатучыларны да административ җәза көтә.

– Законга бу җәһәттән гел үзгәрешләр кертеп торабыз, ләкин берсе тыелса, икенчесе килеп чыга. Кайбер вакытта алар артыннан җитешү дә кыен, – ди Илдар Гыйльметдинов. –  Яңадан башка төрлесен уйлап чыгармасыннар өчен, әлеге законда байтак нәрсәне гомумиләштерергә тырыштык, кальяннар һәм никотинлы продукция, дип язып куйдык. Ул беренче укылышта юк иде әле. Анда бары тик тәмәкегә каршы чикләүне арттыруга игътибар  юнәлтелгән иде. Хәзер инде ул закон шактый үзгәрешләр кичерде. Җәмәгать туклану урыннарында тәмәкегә караган чикләүләр никотинлы башка товарларга да кагылачак.

Закон бозучыларны зур суммада штраф көтә икән. Яшүсмерләр арасында пропаганда алып баручыларга, шуңа иганәчелек күрсәтүчеләргә дә катгый чаралар күреләчәк. “Эш барышын күзәтчелек органнары контрольдә тотарга тиеш. Бер-ике тапкыр саллы суммада штраф түләтсәләр, башкаларга әйбәт сабак булачак, – ди депутат. – Бу җәһәттән җәмәгатьчелек фикере, тәкъдимнәре дә өйрәнелә, чөнки чикләүләр моның белән генә тукталмаячак, киләчәктә дә законга үзгәрешләр кертергә туры килергә мөмкин”.

Фәния Арсланова 

https://vatantat.ru/2020/07/30008/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев