Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кайбер кешеләр пенсиягә иртәрәк чыга алачак

Педагогик хезмәткәрләр өчен 25 елдан да ким булмаган һөнәри стаж кирәк.

2024 елда Россиядә 1966 елда туган хатын-кызлар һәм 1961 елда туган ир-атлар пенсиягә чыга алачак, әмма россиялеләрнең бер өлеше пенсиягә иртәрәк чыга алачак. Бу хакта икьтисадый фәннәр докторы Юлия Финогенова белдергән.

Россиялеләрнең берничә категориясе вакытыннан алда пенсиягә хокуклы, дип билгеләп үткән икътисадчы.

Беренчедән бу:

— махсус хезмәт шартлары (сәламәтлек өчен зарарлы хезмәт шартлары яки авыр хезмәт шартлары, no 1 һәм no 2 исемлекләрдәге һөнәрләр)белән бәйле булган россиялеләр;

— граждан авиациясе хезмәткәрләре (очучылар, авиадиспетчерлар, инженер-техниклар);

— файдалы казылмалар чыгару буенча эшләрдә мәшгуль булган эшчеләр, тау эшчеләре, проходчик һ. б.;

— балык һәм диңгез продуктлары табу, шулай ук аларны эшкәртү белән шөгыльләнүче диңгез, елга флоты һәм балык сәнәгате флоты хезмәткәрләре;

— авария-коткару хезмәтләренең һөнәри коткаручылары, гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашучы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре;

— гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге һәм янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре.

Вакытыннан алда пенсия алу хокукына ия булган тагын бер төркем гражданнар — Ерак Төньяк һәм башка авыр климат шартлары булган төбәкләр хезмәткәрләре.

Ерак Төньяк шартларында һәм аларга тиңләштерелгән җирләрдә даими яшәүче 50 яшьлек (ирләр) һәм 45 яшьтәге (хатын-кызлар) боланчылар, аучылар һ.б. пенсиягә чыга ала. Вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу өчен кирәкле иминият стажы булган (ир-атларныкы — 25 елдан, хатын-кызларныкы 20 елдан да аз булмаска тиеш. — Ред.) кеше дә бу мөмкинлектән файдалана ала.

Кирәкле пенсия балларын туплаган кешене дә лаеклы ялга ике елга алданрак чыгарырга мөмкиннәр. Пенсиягә рәсми рәвештә билгеләнгән яшьтән ике елга иртәрәк зур эш стажы булган хезмәткәрләр дә, эшсез пенсионерлар да чыга ала. 

Беренчеләренә 42 елдан да ким булмаган стажы булган ир-атлар (60 яшькә кадәр түгел) һәм 37 елдан да ким булмаган стажы булган хатын-кызлар (55 яшькә кадәр түгел) керә.

Икенче төркемгә штат берәмлекләрен оптимальләштерү сәбәпле эштән кыскартылган яки оешманы бетерү сәбәпле эштән азат ителгән һәм рәсми рәвештә эшсез дип танылган пенсия алды яшендәге гражданнар керә.

Шул ук вакытта пенсионер алды яшендәге ир — атлар өчен — ким дигәндә 25 ел, хатын-кызлар өчен — 20 ел иминият стажы булырга тиеш.

Югарыда санап үтелгән барлык очракларда хезмәткәрнең 2024 елда пенсия билгеләү өчен минималь балл саны 28,2 дән ким булмаска тиеш. Моннан тыш, китерелгән категорияләрнең һәрберсендә иминият стажының билгеле бер саны таләп ителә (2024 елда минималь 15 ел).
Моннан тыш, күп балалы әниләр, инвалид яки балачактан инвалид дип танылган баланың әти-әнисе яки опекуннары, шулай ук хәрби травма алган инвалидлар, күрү буенча инвалидлар һ. б. пенсиягә алдан чыга ала.

Даими шәһәр маршрутларында эш стажы 20 елдан да ким булмаган (ирләр) һәм 15 елдан да ким булмаган (хатын-кызлар) очракта, җәмәгать транспорты (автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар) йөртүчеләре дә вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.

Шулай ук укытучыларга һәм медицина хезмәткәрләренә, иҗади һөнәр ияләренә пенсиягә чыгуның ташламалы тәртибе каралган.

Медицина хезмәткәрләре өчен һөнәри стаж 25 елдан да ким булмаска тиеш (авыл җирлегендә эшләгәндә) һәм 30 елдан да ким булмаска тиеш (шәһәр шартларында).

Педагогик хезмәткәрләр өчен 25 елдан да ким булмаган һөнәри стаж кирәк.

Өстәвенә, педагогик һәм медицина һөнәрләре махсус закон белән беркетелгән исемлеккә кергән гражданнар гына ташламага хокуклы.

Дәүләт пенсия тәэмин итүе кысаларында шулай ук хәрбиләр, көч ведомстволары хезмәткәрләре өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлекләре каралган. Шул ук вакытта пенсиягә чыккан кеше эштән азат ителгән вакытта 45 яшьтән ким булмаска тиеш, плюс аларның ике шарты үтәлергә тиеш: (1) 20 елдан ким булмаган хезмәт стажы булу, яки (2) ким дигәндә 25 еллык гомуми хезмәт стажы булу, шуның 12,5 елы көч ведомстволарында эшләү.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия