Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кәкре каен ник аумый?

Акчаны интернет аша алдакчылар һәм мошенник-лар гына эшли, буш сыр тәбедә генә була — шуны хәтерегезгә бик ныклап салып куегыз, зинһар!

Кырыкалдарлар ятьмәсенә эләгүчеләр турында «Хезмәт» газетабызда Балтач районы прокуроры Илдар Гайнуллин белән зур әңгәмә урнаштырып, аның ахырында яңа мәгълүматлар биреп, мошенниклар алдар өчен тагын нинди юллар табалар, югалткан акчаларны кире кайтарып буламы, үзеңне алдатмас өчен нишләргә кирәк, бу турыда газетабызның алдагы саннарында яктыртырбыз, дип язган идек.

Ул язма чыкканнан соң бер айга якын вакыт узып китте һәм бу өлкәдә нинди үзгәрешләр бар, шул турыда район прокуроры Илдар Гайнуллин белән әңгәмәне дәвам итәргә булдык.

— Илдар Гомәрович, югарыда искә алган өлкә буенча нинди үзгәрешләр бар?

— Үзгәрешләр бар, шунысыз була да алмыйдыр. Кызганыч, үзгәрешләр уңай якка, дип әйтергә генә нигез юк. Сезнең белән әңгәмә корганда, 23-24 гыйнвар көннәрендә, райондашыбызның зур суммада акчасын кырыкалдарларга күчерүен мисал итеп китергән идек. Хәзергә андый зур суммада яңадан алданучылар юк, әмма акчаларыннан колак кагучылар саны кимеми. Аз-азлап күчкән акчадан да миллионнар җыела бит.

Мәсәлән, 2023 елда гыйнвар-февраль айларында алданулар турында 3 очрак теркәлсә һәм китерелгән зыян 2 миллионнан артык булса, агымдагы елның ике аенда 7 очрак теркәлеп, 3 миллион сум зыян салынган. 

— Бу очракта Сезнең белән булган әңгәмәнең тәэсире бармы-юкмы, шуңа да ачыклык кертәсе килә иде.

— Нәрсә генә дип әйтсәк тә, аны укыган кешеләр үзләренә күпмедер нәтиҗә ясаганнардыр. Алданучылар саны, әйе, арткан, әмма даими бу мәсьәләне күтәреп тормасак, аларның саны күпкә күбрәк булыр иде, дип уйлыйм. Бу очракта беркем дә битараф калырга тиеш түгелдер. Йөз меңләгән акчасын югалткан кешенең халәтен күзалдына китереп карагыз әле. Югалту гына түгел, күчерер өчен кредитлар рәсмиләштереп алган акчаларны кире кайтарырга кирәк бит. Банклар, бу очракта, кемнеңдер хәленә кереп ташлама ясамыйлар, алар закон кысаларында эшлиләр.

— Мошенниклар тарафыннан ясалган җинаятьләр ачыламы соң?

— Интернет челтәрләре аша ясалган җинаятьләрне ачу бик авыр. Кибермошенниклар акча урлауның яңа ысулларын көндәлек диярлек яңартып торалар. Кырыкалдарларны табу, бигрәк тә урланган акчаларны кире кайтару бик кыен һәм озак вакытны ала. Менә өстәлдә 2020 елда эшләнгән җинаятьне ачыклау буенча башкарылган эшне туплаган папка... Тиз акча эшләргә ниятләгән райондашыбыз, барлык мәгълүматларны үз кулы белән тутырып, ялган сайтка языла, алдакчылар, акчаң арта, дип ялган хәбәр җибәреп торалар. Оттырган акча 500 мең сумнан арткач кына, ул үзенең капкынга төшүен аңлый, полициягә гариза яза. Бу җинаять эше ачылды, дип әйтсәк тә, күчкән акчаларны банкоматлардан алып, төрле, үзе дә белмәгән счетларга күчерүче генә эләкте. Шунысы кызык, ул бүгенге көндә Украина белән чиктәш өлкәдә, нәкъ шушындый җинаять өчен инде төрмәдә, сак астында. Шулай булгач, монда акчаларны кире кайтару турында хыялланырга гына кала. Дөрес, алдагы елда, районыбызда алданучыларга бер миллион сумнан артык акчалары кире кайтарылды. Ничек дип әйтсәгез, яшь кеше, ялган хәбәрләр җибәреп, акча күчергән саен, сезгә акча күчерелә һәм үз акчагыз да кире кайтарыла, дип танышларын ышандыра ала. Кемдер аңа 10 мең, кемдер 240 мең сум акча күчерә, акчалар кире кайтмагач, чаң суга башлыйлар. Бу очракта, егетнең гаиләсе миллион сумнан арткан бирәчәкне ияләренә кире кайтарып, егетне коткаралар. Кызык та, кызганыч та.

— Популяр булган алдау ысулларын тагын бер искә алыйк әле.

— Сезнең СИМ картагыз-ның куллану срогы чыга, дип шалтыратулар беренче урында тора, дип әйтә алабыз. Шалтыратучы сезнең белән әңгәмә корып, барлык информацияне җайлап ала, тавышыгызны да яздырып алырга мөмкин һәм аны киләчәктә бик уңышлы куллана ала. Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша да кереп, Сезнең барлык мәгълүматларны кулга төшерергә мөмкинлек табалар. Бу очракта парольләрне саклау, аларның гади булмавын тәэмин итәргә кирәк.

Агымдагы елда Авито сайты аша ике алдану очрагы теркәлде. Схема гади — акча күчертәләр, шуннан соң товар да, акча алучы да юкка чыга. Алдауларның барысы да гади, уйланылган һәм кешенең беркатлылыгына, артык ышанучан булуына нигезләнгән. Мәсәлән, СМС хәбәрләр аша сылтама җибәреп, ачкан очракта махсус вирус автомат режимда абонентның телефонына кереп урнаша һәм алданучы СИМ-картасы хәтерендә булган шәхси мәгълүматларны бик җиңел генә аферист СИМ картасына күчереп куя. Бу бер-ике секундта башкарыла торган электрон операция. Шуның өчен төрле сылтамаларга, шул исәптән, конкурста җиңү өчен оныгыма, тагын кемгәдер тавыш бирегез, дигән сылтамаларга керүне чикләргә кирәк. 

Тагын бик гади схема — банк исеменнән кесә телефонына «...Сезнең акча счеты блокировкаланган» дигән ялган хәбәр кешене ышандырырга мөмкин. Менә шуннан соң картаның номерын, паролен алу буенча психологик эшкәртү башлана һәм күп очракта кеше үзен-үзе белештерми карта номерларын, паролен дә әйтергә мөмкин.

— Бу очракта тозакка эләкмәс өчен нишләргә соң?

— Чынлыкта, банк беркайчан да үз клиентына мондый хәбәр җибәрми, акча счеты турында да СМС-хәбәр аша сөйләшми. Һәр банкның бу очракта түләүсез «кайнар линия» се бар — иң башта шул номерның дөрес булуына инаныгыз. Моның өчен сезнең кулда банк картасы бар, шуны каршыгызга куеп, саннарны чагыштырып карагыз, анда дөрес «кайнар линия» телефон номеры язылган. Шул саннарны җыеп, банк белән өй телефоныннан шалтыратып белешсәгез тагын да яхшырак булачак. Чөнки, ялган, эчендә вирус кармагы булган СМС-хәбәрләрдә мошенниклар хәзер халык күнеккәнчә, башта бөтен түләүсез «кайнар линия» саны башлаган беренче 8-800-... саннарын куллана башлады.

Шулай ук таныш булмаган номердан килгән СМС-хәбәрләрне ачмаска кирәк. Телефон буенча беркемгә банк картасы номерларын, парольне, үзегезнең шәхси мәгълүматларны бирә күрмәгез, чөнки алар болай да банкта бар. Бу кисәтү чараларын Авито һәм башка операторлар, программалар аша алу-сату эшләрен алып барганда да кулланыгыз. Таныш кешегездән килгән СМС-хәбәрдә шик булса, аңа да алдан шалтыратып алыгыз. Чөнки танышыгыз телефонында вирус булып, кибераферистлар аның телефоны исеменнән сезгә ялган, вирус сагалап торучы СМС-хәбәр җибәрергә дә бик мөмкин.

Сүземне йомгаклап, тагын бер кат һәркемнән уяу булуын сорар идем. Акчаны интернет аша алдакчылар һәм мошенниклар гына эшли, буш сыр тәбедә генә була — шуны хәтерегезгә бик ныклап салып куегыз, зинһар! 

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев