Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«КАМАЗ» машинасын ток сугып, аны йөртүче үлгән

Ир-атларның берсе ток сугудан үлгән, икенчесенең сәламәтлегенә артык зыян килмәгән.

Чаллының Ремонт тыкрыгындагы 7нче йорт янында фаҗига булган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» йөк машинасына көйләнгән манипулятор эш вакытында югары вольтлы чыбыкларга тигән. Машинаның 34 яшьлек йөртүчесе көчле ток сугудан урында ук үлгән.

Ике эшче вагоннар төягән булган. Ир-атларның берсе ток сугудан үлгән, икенчесенең сәламәтлегенә артык зыян килмәгән.

«Әлеге факт буенча тикшерү башланды, аның барышы һәм нәтиҗәләре шәһәр прокуратурасы күзәтчелегендә», – диде Галиев.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев