Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Караклар Балтачтан Салавычка күченгән. Алар нәрсә урлаганнар?

Халыкныӊ сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен соӊгы елларда эчә торган су белән тәэмин итүдә күп төрле чикләүләр кертелде. Шуларныӊ берсе – су алына торган скважина һәм су башнясы койма белән әйләндереп алынырга тиеш.

Авыл җирлекләре, күмәк хуҗалыклар үз хисапларына яисә шунда яшәүче халыктан җыелган акчага коймаларны булдырдылар. Әмма шушы калайдан корылган коймага яӊа хуҗалар табыла башлады. Узган ел караклар Балтач бистәсе өстендә «скотомогильник» коймасын сүтеп алсалар, бу елда аларныӊ күзе Салавыч авылында су башнясы коймасына күзләре төшә. Зыян күләме якынча 20 меӊ сум, дип фаразлана. Полиция тарафыннан тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев