Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Карактан кала, уттан калмый...

Җәй көннәрендә янгын чыгу очрагын булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәген 01 хезмәте хәбәр итә

01 хезмәте хәбәр итә.

Җәй көннәрендә янгын чыгу очрагын булдырмау өчен  авыл җирлеге башлыкларына, урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм оешма җитәкчеләренә, шулай ук шәхси хуҗалыкларда кичекмәстән түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

- җирлекләрдә, авыл хуҗалыгы оешмаларында ирекле янгын сүндерү командаларын булдыру;

- җирлекләрдә, авыл хуҗалыгы предприятеләрендә, оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда чүп-чарларны һәм корган үләннәрне чистарту;

- урман, посадка, басу кырыйларында янгын күчмәсен өчен сукаланган  полоса булдыру;

- елгаларда, буаларда су алу урыннары булдыру;

- авыл җирлекләрендә, авыл хуҗалыгы оешмаларында кизү торуны оештыру;

- авыл җирлекләрендә, авыл хуҗалыгы предприятеләрендә, оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда янгын сүндерү өчен су запаслары булдыру;

- шәхси хуҗалыкларда өй яннарында су савытлары, я янгын сүндерү җайланмасы булдыру.

Шулай ук кичекмәстән бина кырыйларында, басуларда үскан чирәмне вакытында чабарга, кисәргә  һәмн чүп-чардан чистартырга кирәк. Чөнки чистартылмыйча калган үләннәр киләсе елның язында янгын чыгуга сәбәпче булып торалар.  

 

Нурфат Яппаров,

Балтач һәм Кукмара муниципаль районнары буенча 

дәүләт күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы