Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кариле һәм Норма авылларында шикле Кыш бабай белән Кар кызы йөргән

Норма һәм Кариле авылы урамнарында Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән кешеләр өйләргә кереп, бүләк сатып йөргән. Аларның кемнәр булуын танучы булмаган.

Килеп ирешкән хәбәрләр буенча, алар күпкатлы йортларга кереп, үзләрен "Без социаль яклау бүлегеннән, пенсия Фонды идарәсеннән", дип таныштырганнар. Кыш бабайның зур гына капчыгында берничә төрле бәядә тутырылган әзер бүләкләр булган. Тик Кыш бабай бүләкләрне бушка бирмәгән, аларны сатып алырга кирәк икән...
Көндезге сәгатьләрдә өйләргә һәм фатирларга кереп, бүләк сатып йөрүләрен кабул итеп бетереп булмый. Ул бүләкләрнең эчендә ни булмас: сыйфатсыз товар, ә бәлки ... Халыкта шунысы шик тудырган.

Бәлки Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм төсмере тудырып, кешеләрнең күңелләрен күрер өчен киенеп йөрүче егет белән кыз гынадыр. Тик хәвеф-хәтәр чыгып торган, террорчылык белән бәйле вакыйгалар арткан көннәрдә бүләк сатып йөрүче Кыш бабай шик тудыра.

Әгәр дә шикләнердәй күренешләргә яки кешеләргә юлыксагыз, кичекмәстән, 02 телефон номерына хәбәр итүегез сорала.
Фото: Ключевые люди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250