Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Карилендә бәйрәмдә хатын-кызны үтергәннәр

7 март көнне Кариле авылында N. ханымны кадап үтергәннәр.

Кариле авылыныӊ төп халкыныӊ тарихта тирән тамырлы, тормышта укымышлы, тырыш һәм итәгатьле икәнен районыбызда беләләр. Әмма шул ук вакытта полиция хәбәрләрендә дә бу авылныӊ исеме еш яӊгырый: сугышучылар, исерек килеш бәйләнеп йөрүчеләр, күршеләр белән низаг чыгарып, тынычлана алмаучылар монда шактый. Монысын инде элекеге, совет чорларында «Сельхозтехника» оешмасына читтән халыкныӊ күпләп килүе, аларныӊ кайберләренеӊ шушы авыл мохитына һаман да кереп китә алмавына бәйләп аӊлаталар.

7 март көнне дә, өйләдән соӊ бер кайда эшләмәүче, һаман кәйф-сафа корып йөрүче N. ханымга язылышмыйча торган кешесе ниндидер сәбәрләр аркасында пычак белән кадый. Хастаханәгә алып китсәләр дә, табиблар ул ханымны үлемнән алып кала алмыйлар. Кеше үтерүдә гаепләнүче полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына һәм ул хәзер сак астында. Тикшерү эшләре бара.
Фото: 1pnz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250