Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Карынымдагы баланы булса да кызган!"

Гаиләләрдә хатын-кызларга карата физик көч куллану турында даими ишетеп, белеп торабыз. Ел саен күпме хатын-кыз "сөйгән"нәре кулыннан һәлак булуы турында да мәгълүмат җитәрлек

Ә менә шундый әтиләр белән үскән балаларның өзелгән гомерләре, яисә туып та өлгерә алмый бакыйлыкка күчүе, аеруча җанны өшетә. Алдагы көннәрдә шундый язмышлар турында язачакбыз.
Республикада яшәүче 39 яшьлек Ольга да, башка хатын-кызлар кебек, гаилә турында хыялланган. Үзе яшендәге ирне очратып күп тә үтми, бергә яши башлыйлар. Хатын бу вакытта кибеттә эшли һәм еш кына өйгә соңга калып кайта. Ә менә Алексейның даими эш урыны булмый. Гаиләне башлыча Ольга тәэмин итсә дә, Алексей аны көнләп тавыш чыгарарга да күп сорамый. Ә бераздан инде кул күтәрә дә башлый. "Барысы да үтәр, җайланыр" дип, хатын түзеп яшәвен дәвам итә.
Бер көнне хатын үзенең йөкле икәнен аңлап, Алексейга бу шатлыклы яңалыкныы җиткерә. Ир дә шатланган кебек була. Тик менә кич Ольга эштән кайткач, исерек ир аның йөкле булуын оныткандай, хатынга йодрыклары белән ташлана. Тәүдә башына бер-ике тапкыр суга. Хатын инде нәрсә булганын да аңламаслык хәлгә килә. Ул бары тик яңа гына йөрәге тибә башлаган сабыен сакларга тырышып, эчен кочаклап, идәннән тора да алмый ята.
Инде ире тынычлангач, икенче бүлмәгә чыгып китә. Хатын көч-хәл белән телефонын үрелеп ала да, полициягә хәбәр итә.
Табиблар хатынның баш сөяге, танавы һәм бармагы сынуын ачыклый. Моннан тыш, Ольганың күгәрмәгән бер җире дә калмый. Табиблар аның бармагын тәүдә кисергә була, әмма зур тырышлык белән алар аны җыя ала.
Тән яраларыннан бигрәк, хатынга тынычлык кирәк. Табиблар аны дәвалый, әмма организм кичергән бу вакыйганы җиңел генә үткәрә алмый. Берничә көннән соң карындагы бала да үлә.
Хатын бер ай дәваханәдә ята. Ире өстеннән гариза язарга да курка ул, Алексейның үч алуыннан курка. Әмма хокук сакчылары бу эшне ахырына кадәр җиткерергә була.

Шул ук вакытта, статистика мәгълүматлары буенча һәр дүртенче хатын илдә ире тарафыннан кыерсытылып яши. Әмма шуның 20 проценты гына полициягә мөрәҗәгать итә.

 

Фото: fb.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять