Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казан мәктәбендә теракт әзерләнүе турында ялган хәбәр тараткан үсмер тоткарланды

Әлеге аноним хәбәрне мәктәпнең элеккеге укучысы язуы ачыкланды.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә өч җинаятьченең Казанның Дәрвишләр бистәсендәге бер мәктәптә теракт әзерләве турында пост урнаштырган яшүсмерне тоткарлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә мәктәптә әзерләнә торган теракт хакында фикер алышуларга бәйле сигнал «Дәрвишләр» полиция бүлегенә 14 октябрьдә килгән.

«Әлеге аноним хәбәрне мәктәпнең элеккеге укучысы язуы ачыкланды, хәзерге вакытта ул Мәскәүдә яши һәм мәктәптә укый. Ул әлеге мәгълүматның дөрес түгеллеген һәм шул рәвешле шаяртырга теләвен әйтә. Тикшерү нәтиҗәсендә теракт турындагы мәгълүмат расланмады. Хокук сакчылары белем йортын җентекләп тикшерде. Балалар һәм хезмәткәрләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди куркыныч та янамый», - дип хәбәр итте чыганак «Татар-информ» агентлыгына.

Хәзерге вакытта әлеге яшүсмер Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәренең Можайск районы буенча полиция бүлегенә китерелгән. 

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять