Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда 31 яшьлек ир-ат 15 яшьлек кызга һөҗүм иткән

Казан урамында балигъ булмаган кыз баланы пистолет белән куркыткан кешене тоткарлаганнар.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Елена Сәләхова). Казанда 15 яшьлек кыз балага пистолет белән һөҗүм иткән 31 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Вакыйга Фучик урамындагы бер йорт янында булган.

"10 декабрьдә "Азино-2" полиция бүлегенә Совет районында яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның балигъ булмаган кызына пистолет белән янаганнар. Бу хатын билгесез ир-атны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре шаһитларны сораштыра. Фаҗига ничек булганы тиз ачыклана", - дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.

Казанда яшәүче ир-атны өендә тоткарлаганнар. Фатирда тентү барышында пистолет табыла.

Ир-ат гаебен таный, җинаять эшләгәндә исерек булуын әйтә. Аңа карата җинаять эше ачылган. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/12/176909/

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять