Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда балалар бер әбигә аяк чалып кулын сындырганнар

Тәртипсез баланың әнисе кан эчендә яткан әбигә ярдәм итми генә, таксига утырып китеп барган.

Зыян күргән 75 яшьлек пенсионерның кызы Шамил Усманов урамында булган хәлнең шаһитләрен эзли. Җирдә ярдәм сорап кычкырып яткан пенсионерның видеосын ул социаль челтәрләргә урнаштырган.

Берничә көн элек пенсионер ханым 314нче номерлы балалар бакчасы яныннан үтеп барган. Шунда бакчадан шау-гөр килеп чыккан малайларның берсе әбигә аяк чалган. Әлеге хәлне күзәтеп торган баланың әнисе егылган пенсионерга ярдәм итәргә уйламаган да. Ул такси чакыртып гаиләсе белән утырып китеп барган. Ә пенсионер җирдә ятып калган.

Егылу нәтиҗәсендә әбинең бите һәм кулы җәрәхәтләгән. Хастаханәгә илткәч аның кулы сынганлыгын ачыклаганнар.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулы сынган