Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда балаларны машина багажнигында йөртүченең кем икәне билгеле булды

Машина йөртүче казанлы беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмый. Тоткарланган вакытта ул исерек була.

«Горки» полиция бүлегенә кичә Renault кроссоверы йөртүчесе автомобиль багажнигында балалар йөртә дигән хәбәр килеп ирешә.

Моннан тыш, вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләр машина йөртүче үзен адекват тотмый дип тә белдерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат үзәгенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Автомобиль Җиңү проспектында тоткарлана. Рульдә исерек 31 яшьлек Казан кешесе була. Машина салонында йөртүчедән тыш өч олы кеше, ә багажникта дүрт бала барлыгы ачыклана.

Агентлыкка үз чыганагыннан билгеле булганча, машинада йөртүче белән өч хатын-кыз, ә багажникта аларның балалары була. Машина йөртүче казанлы беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмый. Тоткарланган вакытта ул исерек була, моннан тыш медицина тикшеренүе узудан баш тарта.

Шулай ук чыганактан билгеле булганча, алар салондагы хатын-кызларның берсенең туганнарына юл тоткан, юл уңае кибеткә тукталганнар, ләкин кунакка барып җитә алмаганнар — аларны полиция тоткарлаган.

Йөртүчене һәм пассажирларны полиция бүлегенә алып киләләр, монда аларга карата дүрт административ протокол тутырыла, шул исәптән балаларны йөртү тәртипләрен бозган, медицина тикшеренүеннән баш тарткан һәм машина йөртү таныклыгы булмаган өчен.

Каршерингның өч пассажирына карата «Балигъ булмаганнарның әти-әниләре яки башка законлы вәкилләренең балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча үз вазифаларын башкармаулары» турындагы статья буенча эш ачыла.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шофер