Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда бишенче сыйныфта укучы балага автобуста бәйләнгән ирне тотканнар

Бу ир-ат күптән түгел колониядән чыккан, ул балигъ булмаганнарга карата көч кулланган өчен хөкем ителгән булган.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Казанда автобуста кыз балага бәйләнгән 35 яшьлек ир-атны тотканнар. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, вакыйга дүшәмбе көнне, 11 мартта була. Бер мәктәп ишегалдында чит ир-ат бишенче сыйныфта укучы кыз баланы күзәтеп тора. Ул кыз бала артыннан барып, автобуска утыра. Җәмәгать транспорты салонында бу кеше кыз балага бәйләнә башлый.

Укучы кыз тукталышта автобустан чыга һәм кибеткә юнәлә. Ул әлеге ир-атның үзе артыннан күзәткәнен күреп ала. Бала ярдәм сорап сатучыларга мөрәҗәгать итә. Моны аңлап алган ир-ат качып китә

Җинаятьченең шәхесен видеокүзәтү камерасы язмаларыннан ачыклаганнар. Кыз аны таныган. Ир-ат тоткарланган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы үз чыганакларыннан ачыклаганча, шикләнелүче кеше шундый җинаять өчен колониядә утырган булган һәм күптән түгел генә иреккә чыккан.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять