Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда иптәш кызы үлеменнән соң тоткарланган росгвардияче судка китерелде

Кыз 1 сентябрьгә каршы төндә алтынчы кат тәрзәсеннән егылып төшеп һәлак булган иде.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Елена Сәлахова). Иптәш кызы үлеменнән соң тоткарланган Татарстан Росгвардия ОМОНы хезмәткәре бүген судка китерелде.

“Татар-информ” 1 сентябрьгә каршы төндә яшь кызның алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып һәлак булуы турында язып чыккан иде. Фаҗига урынында полиция хезмәткәрләрен 27 яшьлек ир-ат каршы ала. Аның әйтүенчә, кич белән егеткә кунак кыз килә. Алар арасында ызгыш чыга, һәм кыз тәрәзәдән ташлана. Хәл ачыкланганчы, ир-атны кулга алалар.

Соңрак әлеге ир-атның Татарстан Росгвардия ОМОНы хезмәткәре булуы ачыклана. Эчке эшләр органнарында ул 2016 елдан хезмәт итә.

 

Фото: Елена Саляхова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал