Казанда «КамАЗ» машинасы белән 7 яшьлек малайны бәрдергән ирне тоткарлаганнар
Казанның Киров районы суды су ташый торган «КамАЗ» машинасын йөртүче 65 яшьлек Илдар Саттаровны кулга алган. Ул кичә 7 яшьлек малайны бәрдереп гомерен өзгән иде.
Фаҗига Можайский һәм Горький шоссесы урамнары киселешендә була. Бала яшел утка җәяүлеләр кичүеннән чыга торган була, шулчак аны «КамАЗ» машинасы бәрдереп китә. Алынган җәрәхәтләрдән малай шунда ук үлә. Барысы да аны мәктәпкә озата килгән әнисенең күз алдында була.
Процесс башланганчы, ир баланы күрмәвен, аның күренми торган зонага эләгүен әйтә.
Бу хәлдән соң машина шоферын шунда ук тоткарлыйлар, аңа «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча гаеп белдерелгән.
Саттаровның уртача авырлыктагы җинаять кылуда гаепләнүен һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китмәвен исәпкә алып, суд аны СИЗОга җибәрми. Ир-атны ике айга, киләсе елның 24 гыйнварына кадәр, өй арестына җибәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев