Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда полицейский яшүсмернең кабыргасын сындыруда шикләнелә

Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Татарстан башкаласында РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе патруль-пост полкы батальоны хезмәткәренә карата җинаять эше кузгатылган. 27 яшьлек полиция сержанты көч кулланып вазифаи вәкаләтләрне арттыруда (РФ Җинаять кодексының 286нчы маддәсенең 3нче өлеше) шикләнелә. Моның өчен аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, дип хәбәр итә зыян күрүче вәкиле, Казан хокук яклау үзәге белән хезмәттәшлек иткән юрист Андрей Сучков.

Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның 25 маенда шикле, 15 яшьлек яшүсмерне муеныннан тотып алып, үзеннән читкә этеп җибәрә. Шуннан соң полицейский аның янына килеп, йодрыгы белән эченә суга. Яшүсмер полиция сержантына бернинди каршылык та күрсәтми. Хокук саклау хезмәткәренең физик көч куллануга нигезе булмый, дип Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Казан хокук яклау үзәге шәрехләвен китерә. Зыян күрүченең 9нчы кабыргасы сынганлыгы һәм йөзендә, муен турысында гематомалар булуы теркәлә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Фото: http://onmedik.ru/wp-content/uploads/2013/11/ushib-reber.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250