Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда санкцияләнмәгән акциядә катнашкан өч йөзгә якын кеше тоткарланды

ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм иткән ике егет тоткарланган һәм полициягә озатылган, аларга җинаять җаваплылыгы яный.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда федераль протест акциясе кысаларында узган икенче митинг тәмамланды. Яшьләр төшкә таба җыела башлаган иде - Камал театры каршындагы мәйданга берничә дистә кеше килде.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тәртип үтәлешен күзәтте. Мәйданга җыелган яшьләр янына ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов килде. Ул бүгенге акцияне законсыз дип аңлатты, чөнки оештыручылар аны үткәрүгә гариза бирмәгән, акциянең законлы характерда булуын кайгыртмаган.

Соңрак санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар Камал театрыннан Болакка таба кузгалды. Җыелучылар ягыннан провокацияләр турында мәгълүмат пәйда була башлады.

Казан үзәгендә танылган Россия сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко тоткарланган, ул Татарстан башкаласына мөселман форумына килгән икән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны тоткарлый, тик документларны тикшергәннән соң шунда ук җибәрәләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентлары сөйләвенчә, тоткарлану корректлы формада үткәрелгән.

Агентлыкка мәгълүм булганча, Сул Болак буенча 42нче йорт каршында берничә кеше узарга комачаулап, машиналар юлын бүлгән. Юл-патруль хезмәте инспекторы аларның юлдан китүләрен таләп итә, әмма алар полиция таләпләренә каршы килә.

ЮХИДИ хезмәткәре тоткарларга дигән карар кабул иткән. Бу вакытта бер төркем яшьләр инспекторга һөҗүм итә. ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм итүче ике кешенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануы билгеле булды, прокуратура тикшерү башланды. Тоткарланган ике яшь кешегә җинаять җаваплылыгы яный.

Телеграм-каналларда Кабан күле яр буенда чүкеч белән пыяла койманы ваткан вандал шәхеснең ачыклануы турында мәгълүмат пәйда булды. Халык арасында әле анда, әле тегендә тавыш чыгарган провокаторлар да бар иде.  Агентлык мәгълүматлары буенча, әлеге яшьләрнең шәхесләре билгеләнгән, алар тоткарланган.

Чара азагына якынлашканда хокук саклау органнары хезмәткәрләре санкцияләнмәгән акциядә катнашучы иллеләп кешене тоткарлаган, аларның барысын да Кремль диварлары янында төркемләп алганнар. Журналистлар сүзләренә караганда, көчләр тоткарлауны корректлы алып барган. Агентлык мәгълүматлары буенча, барлыгы 300гә якын кеше тоткарланган.

Хәзерге вакытта тоткарланган кешеләрне шәһәр полиция бүлекләренә озаталар.

Чаллыда санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар бер атна элек булганга караганда азрак була. Полицейскийлар Азатлык мәйданына беркемне дә кертмәгән — анда юл техникасы кар чистарткан. Законсыз акциядә катнашучыларның аз саны Энтузиастлар бульвары ягына узып,берничә сәгать торганнан соң таралышкан.

Әлмәттә санкцияләнмәгән акцияләрдә катнашырга теләүчеләрнең күп җыелуы күзәтелмәгән. Фаразлар буенча, төп вакыйгалар Ленин мәйданында булырга тиеш булган. Полиция матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аерым нокталардан гражданнарны документларны тикшерү өчен бүлеккә илткәннәр. Берничә кешенең кулга алынуы билгеле, тик аларны тоткарлау сәбәпләре турында төгәл мәгълүмат юк.

Бүген Түбән Камада санкцияләнмәгән акцияләргә беркем дә чыкмаган, журналистлар бер генә митингчыны да тапмаган. Җыелу нокталары сыйфатында «Җәлил» кинотеатры каршындагы мәйдан һәм Үзәк мәчет янындагы территория күрсәтелгән булган. Тик икесендә дә НТР-24 хәбәрчесе протест белдерүчеләрне күрмәгән. Шәһәр үзәгендә көндез полиция патрульләре кизү торган.

Бүген Россиянең башка шәһәрләрендә дә санкцияләнмәгән акцияләргә кешеләр аз санда җыелган. Владивостокта, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җирле хакимият вәкилләре мәгълүматлары буенча, урамнарга чыгучылар саны 60тан артмаган. Хабаровскта берничә дистә кеше әйлән-бәйлән әйләнеп йөргән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулга алганнар санкцияләнмәгән акция