Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда теракт әзерләүдә шикләнелүче ир-атны кулга алдылар

Өч бала атасы, 41 яшьлек Руслан Шамшутдинов, 29 сентябрьгә кадәр тикшерү изоляторына озатылган.

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казанның Вахитов районы суды Татарстанда теракт әзерләүдә шикләнелүче ислам дәүләте* тарафдарын кулга алган. Кичә тоткарланган ике кешенең берсе, 41 яшьлек Руслан Шамшутдинов, 29 сентябрьгә кадәр тикшерү изоляторына озатылган.

Федераль Куркынычсызлык хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ислам дәүләтенең* ике тарафдары инфраструктура объектларының берсендә әзерләгән терактны булдырмый калган. Моннан тыш, алар биредә яшәүчеләрне террорчылык структураларына җәлеп итү һәм террорчылыкны пропагандалау белән шөгыльләнгән.

Тоткарланучыларда кулдан ясалган бомбаларның компонентлары һәм шартлаткыч матдәләр табылган.

Судка билгеле булганча, Руслан Шамшутдиновның өч баласы бар. Аңа хәзер 15 елга иректән мәхрүм ителү яный.

Татарстанда теракт әзерләүдә шикләнелүчеләрнең икесе дә (Илшат Зәйнагетдинов белән Руслан Шамшутдинов) Түбән Камада «Яндекс.Такси»да эшләгән.

*Ислам дәүләте (ИГ) – РФ территориясендә тыелган террорчылык оешмасы.

 

 

 

Фото: Елена Кривопатре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теракт