Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда яңа туган баласын үтерүдә шикле хатын-кыз тотылган

Агымдагы елның 21 нче февралендә Казан шәһәрендә, 7нче шәһәр клиник хастаханәсе коймасында асылынып торган хатын-кызлар сумкасында яңа туган кыз бала мәете табыла. Баланың өстендә ползунки, юка башлык һәм яулык була.

Экспертлар нарасыйның өшеп үлгәнлеген ачыклый. Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше (кече яшьтәге баланы үтерү) буенча эш кузгатыла.
Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар шикленең кемлеген ачыклый һәм Үзбәкстаннан килгән 22 яшьлек хатын-кызны шушы көннәрдә тоткарлый. Ул гаебен тулысынча таный. Тоткарланучы сүзләренә караганда, ул баласын өй шартларында, 23 яшьлек егете белән бергә фатирга кереп торган бүлмәдә таба.
Башта ул якташы белән бергә яшәвенә каршы булган әнисеннән йөкле булганлыгын яшерә. Шул сәбәпле, ул хатын-кызлар консультациясендә дә исәптә тормый. Бала тапканнан соң, нарасыйны бала тудыру йортына илтеп, ташлап калдырырга була, әмма урында моны эшләүдән куркып, сабыйны урамда калдырып китә, диелә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чыганак: Татар-Информ
Фото: http://svopi.ru/kriminalnie_novosti/53501

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250