Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда яшәүче хатын-кызны автобуста битлексез барган өчен штрафка тартканнар

Полицейскийлар татарстанлылар кибеттә һәм транспортта битлек кияме-юкмы икәнлеген тикшерә.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда яшәүче хатын-кызны автобуста битлексез барган өчен штрафка тартканнар.

Бүген Яңа Савин районында битлек режимын бозучыларны ачыклау максатыннан рейд узды. Полиция хезмәткәрләре үзләре кергән беренче автобуста ук иминлек чараларын үтәмәгән бер кызны күреп алды.

«Мин автобуста хастаханәдән кайтып килә идем. Битлекне шунда онытып калдырганмын», — дип акланды кыз автобустан чыкканда.

Кызга тукталышта ук беркетмә төзеделәр. Хәзер аңа бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Бер сәгать эчендә полицейскийлар битлек режимын бозган өч кешене очратты һәм алты пассажир белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.

Фото: Гүзәл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф коронавирус маска