Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗига буенча яңа фигурантлар кулга алынды

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗига буенча сак хезмәте оешмасының генераль директоры кулга алынды.

Казанның Совет район суды «Ваша безопасность» ("Сезнең иминлек") компаниясе генераль директоры Сергей Ивановны 4 сентябрьгә кадәр сак астына алды. Ул 175нче Казан гимназиясе укучыларын һәм персоналын атып үтерү турындагы җинаять эшенең яңа фигуранты буларак чыгыш ясый. Тикшерүчеләр Ивановны судтан СИЗОга җибәрүне сораганнар.

Эшкуарга карата 29 июньдә РФ Җинаять кодексының 238 маддәсенең 3 өлеше «Саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү» буенча җинаять эше кузгатылды. Шикләнелүче үз гаебен танымаган.

Билгеле булганча, фаҗига көнне гимназия ишегендә магнит йозагы эшләмәгән, шуңа Илназ Галявиев кулына корал тотып эчкә керә алган.
Шул ук маддә буенча икенче фигурант булып "Янгын мониторингы берлеге" («Союз пожарного мониторинга») фирмасы системаларны монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау инженеры Марат Җиһаншин тора, ул 175 нче гимназия бинасында урнашкан тавышлы хәбәр итү системаларыны хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән.

Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә бу система буенча бинадагы беренче ату тавышларыннан соң ук барлык педагогларга тиз арада кабинет ишекләрен ябу турында хәбәр килгән. Әмма бер сыйныфта ишекләр ачык калган, чөнки динамика (тавышны көчәйткеч) эшләмәгән.

Тулырак: Шәһри Казан ; фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанның 175 нче мәктәбе