Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанның Горький паркындагы фонтанда 6 яшьлек малайның аяк бармаклары өзелгән

Тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый.

Казанга Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәреннән гаиләсе белән ялга килгән малайның «җырлый торган фонтанда» аягындагы өч бармагы өзелгән. Табиблар исә ике бармакны тегеп куя алалар

Әти-әни кеше фонтаннарны карап торучы компания белән элемтәгә керә. Алар фонтаннарны ремонтка япмыйбыз дип хәбәр итәләр һәм гаиләгә 30 мең акча бирәләр. Парклар дирекциясеннән исә малайга бушлай туңдырма һәм паркка чакыру билеты бирәбез дип вәгъдә итәләр.

Бу, әлбәттә, олы фаҗига. Баланың тизрәк тернәкләнүен теләп калабыз. Шәһәр алга таба да ярдәм итәргә әзер. Хәзер исә нәрсә булганын тикшерергә генә кала. Кызганыч, малай уйнаган җирдә күзәтү камералары нәрсә булган дигән сорауга җавап бирми, – дип хәбәр иткәннәр Казан мэриясеннән.

Тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев