Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Көчекләрне җәзалап үтергән малайларның берсе 5 яшьлек баланы көчләүдә дә гаепләнгән?

- Бу чыннан да дөрес, ул минем кызымны көчләргә тырышты. Тик җавапка тарттырылмады, чөнки ул вакытта малай балигъ булмаган иде...

"КП-Уфа" хәбәр итүенчә, ул 2017 елның маенда 9 яшьлек иптәше белән бергә биш яшьлек кызны көчләргә омтыла. Ул чакта үсмер баланы ташландык бинага алып кереп, мәсхәрәләргә уйлый. Әмма физиологик үзенчәлекләре аркасында моңа ирешә алмый.

"КП-Уфа" хәбәрчесе кызның әнисен эзләп тапкан.

- Бу чыннан да дөрес, ул минем кызымны көчләргә тырышты. Тик җавапка тарттырылмады, чөнки ул вакытта малай балигъ булмаган иде, шуңа күрә әти-әниләре мораль зыян өчен акча бирде, үзен исәпкә куйдылар, – дип сөйләгән Ирина С. (исеме үзгәртелде – Ред.) - Болар барысы үткәндә калды, иң мөһиме - кызыбыз сәламәт.

Шулай ук хатын ул вакытта ук тикшерүчеләр сорау алганда үсмернең үзен әдәпсез тотуын әйтә.

- Әти-әнисе аның гади кешеләр, ә менә полициядә туганы эшли. Бу юлы да тиешле җәзасын алмас микән инде, - дип зарлана ул.

Шул ук вакытта бу малайлар укыган мәктәптә укытучылар әлеге мәгълүматны таратучыларга каршы чыга. Әлбәттә, гаепнең зурысы аларда булуы көн кебек ачык. Ата-аналар турында сөйләп тә торасы түгел. Алар барысы да балаларын яклый, дип яза Кызыл таң.

Мескен көчекләрне генә яклаучы юк, аларның әнисе, коты очып чыгып чапканда, машина астында җан биргән...

Фото: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять