Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кем җаваплы яки гаиләдән тыш бала тәрбиясе турында

2014нче елда балигъ булмаган балалар тарафыннан дүрт җинаять эшләнгән. Шуларның өчесен бер үк яшүсмер кылган. Ә 2013нче елда җинаятьләрнең саны ике булган. Шунысын ассызыклап узу кирәк: аларның һәммәсе дә төнлә эшләнгән.

Димәк, балаларның өйдә булу-булмавын әти-әни контрольләмәгән. Юкса, бала уку чорында - 22.00, ә җәйге каникулларда 23 сәгатьтән соң өйдә булырга тиеш. Бу хакта ата-аналарга җыелышлар вакытында инспекторлар һәрдаим сөйләп тора, вакытлы матбугат чараларында да еш языла. Күңелсезлекләр килеп чыккан саен әти-әни: «Бу беренче очрак, белмәдек. Безнең балабыз тәртипсез түгел», - дип аклана. Әмма бик еш кабатланган мондый аклануның бер дә урынлы түгеллеген үзләре дә белеп тора.
Районда балигъ булмаганнарның тәрбиясенә, ялын һәм көнкүрешен файдалы итеп үткәрүгә зур игътибар да бирелә кебек. Мәгариф, мәдәният, спорт, социаль яклау хезмәткәрләре тарафыннан күп төрле чаралар үткәрелә. Инспекторлар һәрдаим рейдлар үткәреп, балигъ булмаганнарның укудан тыш вакытларының ничек үтүен контрольли.
Күптән түгел районыбызда Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов катнашында балигъ булмаган балалар эше буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Биредә: «Балалар тарафыннан кылынган җинаятьләр ни сәбәпле арта?» дигән сорауга җаваплар эзләделәр. Балалар белән эшләүче һәр орган вәкилләренең чыгышларын тыңлаганнан соң, Азат Хәбибелхакович: «Эшчәнлегегездә бернинди дә проблемалар юкмыни?» дигән сорау яңгыратты. Чөнки һәр чыгыш эшләнгән кадәренә отчет ясау кебек кенә килеп чыкты.
- Заманында физкультура укытучыбыз Газиз абый кечкенә генә спортзалда күпме баланы спорт серләренә төшендерде. Ничәмә-ничә спорт мастеры тәрбияләде. Мөмкинлекләр юк заманда да, җаен-чарасын табып, балаларны начар гамәлләр кылудан саклап калдылар. Чөнки без һәрчак нәрсә белән булса да мәшгуль идек. Укудан кайткач, яңадан мәктәпкә килә идек. Класс җитәкчебез кичке 8ләргә кадәр безнең белән шөгыльләнә иде, - дип үзе укыган елларны искә алды ул.
Хәзер инде мөмкинлекләр дә зур, тик, ни кызганыч, бала җинаять юлына баса. Бүгенге көндә бала нинди юнәлеш буенча шөгыльләнергә теләсә, барлык шартлары да тудырылган. Рәхим генә ит. Ул булмасын спорт, бию-җыр түгәрәкләре... һәммәсе дә гөрләп эшләп килә. Мәктәп базаларында гына түгел, сәнгать мәктәпләре, спорт сарайларының да ишекләре һәрчак ачык. Тренерлар, секция җитәкчеләренең штатлары кими диярсез. Тик бу кыскартулар гына балалар җинаяте үсүгә сәбәп була алмый.
Балаларның ялын файдалы итеп үткәрүдә дә мөмкинлекләребез зур. Мәктәп яны лагерьлары, «Романтик», спорт бүлеге оештырган лагерьларда елның-елында күпме бала ял итә. Уку елы дәвамында мәктәпләрдә узучы класстан тыш чаралар да тәрбияви максатларда үткәрелә. Тик шунысын калку күрсәтү кирәк: нигездә күбрәк актив балалар белән генә эш алып барыла. Бәлки тәрбиягә авыр бирелүчән, комиссиядә торган балаларны җыеп, спорт, сәнгать мәктәпләренә сәяхәт кылыргадыр. Мәктәптән соң нинди файдалы шөгыль табып булганын үз күзләре белән күрсәләр, аларда да кызыксыну уяныр иде.
Заманы башка булгач, хәзер психологсыз да булмый. Районның дүрт мәктәбендә психолог штаты булдырылган. Моннан тыш, социаль яклау бүлеге психологлары да мәктәпләргә еш бара. Әмма өч дистәдән артык мәктәбе булган районга дүрт белгеч булу гына аз. Азат Хәбибелхакович белдерүенчә, бәлки безгә укытучыларга өстәмә эш итеп биреп һәр мәктәптә психолог хезмәте күрсәтү турында да уйларга кирәктер. Элек бит аерым штат саналмаса да, укытучы белем дә биргән, психолог та булган, озынайтылган көн группасы тәрбиячесе булып та эшләгән.
Шактый гына каршылыклы фикерләр тудырса да, хезмәт тәрбиясенең дә балага зур йогынты ясавын танырга кирәк. Бүгенге заманда баланы такта сөрттерә дә алмасак, нинди киләчәк тәрбиялибез соң без?
Болар өчен кем җаваплы? Беренче чиратта гаиләдер, мөгаен, әмма баланы гаиләдән тыш тәрбияләү өлкәсендә дә хәл итәсе проблемалар җитәрлек әле! Сабый язмышы өчен һәрберебез бердәм җаваплы булсак кына аларны бәлаләрдән йолып кала алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250