Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кем гаепле соң?

Йөкле хатынның үлемендә гаеп белдерелгән табиб акланган.

Уфаның Киров районы суды Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе акушер-гинекологына карата эшне карады.

Аны вазыйфасы буенча үз бурычларын тиешенчә үтәмәүдә гаеплиләр, бу исә гражданнарның закон белән саклана торган хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуга,саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән. Ул вакытта 42 яшьлек Наталья Кәримова вафат була.

18 майда йөклелек срогы 34 атна тәшкил иткән хатын Нефтекама дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән. Баланың йөрәк тибеше юклыгын ачыклаганннан соң хатынны республика дәваханәсенә җибәргәннәр.

Андагы табиблар йөкле хатынның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяләгән. Шуңа бәйле рәвештә, табиблар аны госпитализацияләүдән баш тарта һәм Нефтекамага табигый юл белән бала таптыру өчен кайтарып җибәрергә карар кыла. Шул ук көнне хатынны шәһәр дәваханәсендә кабул итәләр.

Әмма медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, Наталья шул ук көнне үлгән. Хөкем ителүче җинаять эшен карау барышында гаебен танымаган.

7 июльдә суд акушер-гинекологны аклады. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиб кеше үлгән суд карары