Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кемне эштән куарга ярамый?

Шушы көннәрдә җитәкчебез тиздән эштә кыскартулар башлануы турында кисәтте. Закон буенча, кемнәрне эштән азат итәргә ярамый? Лилия, Алабуга.

Адвокат Василий Урсул аңлатуынча, штатны кыскарту буенча кыскартуларга йөкле хатыннар, шулай ук больничный яки чираттагы ялда булган кешеләр эләгә алмый. Моннан тыш, бу очракта баласына өч яше тулмаган хатын-кызлар һәм улына яки кызына 14 яшь булмаган (инвалид балага – 18 яшь) ялгыз әниләрнең дә «иммунитеты» бар. Әгәр ике хезмәткәрнең дә эшләү дәрәҗәсе һәм квалификациясе тигез икән, өстенлек гаиләсендә ике һәм аннан да күбрәк үзе акча эшләми торган кешесе булган, хәрби көчләрдә инвалид калган һәм әлеге эш бирүчедә эшләгән вакытта гарипләнгән хезмәткәргә бирелә. Закон шулай ук профсоюз әгъзаларын да яклый. Әгәр инде кеше пенсиясенә ике ел кала эшеннән азат ителсә, аңа алдан пенсия дә бирергә мөмкиннәр.

http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/kemne-eshtn-kuarga-yaramyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев