Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кемнән нәрсә алганыңны белеп ал...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы барлык кулланучыларга шуны искә төшермәкче: шәхси заттан теге яки бу товарны, хезмәт күрсәтүне сатып алганда, мондый товар яки хезмәт күрсәтүгә кулланучы хокуклары кагылмавына әзер булып торырга кирәк.

Мәсәлән, шәхси заттан сатып алынган әйберләргә карата ике ел эчендә претензия кую хокукы кагылмый. Шулай ук кулланучы сатып алынган товардан яки хезмәт күрсәтүдән канәгать калмаган очракта да дәүләт органы шәхси затлар арасындагы бәхәскә тыгыла алмый.

Еш кына, бигрәк тә Интернет аша сатып алганда, сатучы яки хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүченең юридик, әллә физик затмы булып торуын белеп булмый. Кеше товарны интернет-кибеттән сатып алдым, дип уйласа да, чынында шәхси заттан сатып алган булып чыгарга мөмкин. Белдерүләр сайтларында да, социаль челтәрләрдә дә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне шәхси затларның тәкъдим итү очраклары күп. Кулланылышта булган шәхси әйберләрне сату коммерцияле эшчәнлеккә керми.

Аеруча матурлык өлкәсендә бик күп шәхси хезмәт күрсәтүчеләр эшли. Тырнак һәм керфек ясаучылар, парикмахер һәм косметологлар үзләрен, әйтик, Facebook, Instagram аша рекламалап, коммерцияле берләшмә яки хосусый эшмәкәр буларак теркәлмичә генә, хезмәтләр күрсәтә. Аларның клиентлары, күрсәтелгән хезмәткә түләгәнлекне раслаган документ алмыйча гына, акча түли.

Моннан тыш хәзер тотылган автомобильне шәхси заттан шәхси затка сату очраклары да ешайды, чөнки шәхси хуҗадан сатып алу очсызгарак төшә. Арча территориаль органына алынган мөрәҗәгатьләргә караганда, шәхси заттан мебель сатып алганда да кешеләрнең теге яки бу проблемалары килеп чыккалый.

Сатучыга акча күчерү очрагында проблемалар килеп чыкканда фәкать судка гына мөрәҗәгать итәргә була. Шуңа күрә товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен акча күчергәнче, акчаның фирмагамы, әллә инде шәхси заткамы китәчәге белән кызыксынырга кирәк.

Кулланучыга гомуми киңәшләр

1. Товарга заказ биргәнче, сатучының шәхси затмы, яки юридик затмы булып торуын ачыклагыз. Моны акчаның шәхси затныңмы, әллә инде юридик затныңмы банк счетына күчерелүенә карап та белергә була.  

2. Интернет-форумнарда сатучы турында мәгълүматларны карап чыгыгыз һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кара исемлеге”нә дә күз салырга онытмагыз.

3. Товарга йөз проценты күләмендә алдан түләп куярга ашыкмагыз.

 

 

                                                                                   Арча территораиль органы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучы хокукларын яклау