Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Халык уяулыгын югалтмаска тиеш (+фото)

Бүген Балтач районының террорчылыкка каршы комиссия утырышы булып узды, биредә район башлыгы Рамил Нотфуллин үз эченә күп мәгънә алган: “Халык уяулыгын югалтмаска тиеш”, дигән сүзләрен җиткерде. 

Утырышта алда үткәреләчәк бәйрәмнәр – республика көне һәм белем бәйрәмендә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде. 13 сентябрьгә билгеләнгән сайлау вакытында халыкның иминлеген саклау юнәлешендә нинди эшләр башкарылырга тиешлеге ассызыкланды. 
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: террорга каршы комиссия куйган таләпләрнең үтәлеше, Шубан авыл җирлегендә террорчылыкка каршы эшнең оештырылуының торышы, яңа уку елына мәгариф, спорт, мәдәният объектларында янгын куркынычсызлыгының торышы һәм террорчылыкка каршы саклангыч чаралар таләбен үтәү. 
Комиссия утырышында Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Балтач районының вәкиле Илнар Хөснетдинов та катнашты, ул алда әйтелгән мәсьәләләргә карата үз фикерен белдереп чыгыш ясады. Һәм якынлашып килүче республика көне уңаеннан бәйрәм белән котлап, районыбызның елдан-ел матураюыен, төзекләнүен, төзелеш эшләренең күзгә күренеп артуын искәртеп үтте, киләчәктә дә Балтач үсештә булсын дигән теләген җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев