Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хатын өч ирен дә бер фатирда үтергән

Хатын моңа кадәр дә шушы ук фатирда ике ирен үтергән булган.

Түбән Новгородта бергә яши торган ирен үтерүдә шикләнелгән хатынны кулга алганнар. Хатынның өченче ирен үтерүдә гаепләнүе хакында «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Коточкыч хәл Витебск урамындагы фатирларның берсендә 22 июль көнне була. Анда 62 яшьлек ирнең туган көнен бәйрәм итәләр. Кәеф-сафа корып утырганнан соң кунаклар таралышкан. Ир кеше 50 яшьлек хатынын күрше иргә көнләп, алар арасында низаг чыккан. Низаг вакытында хатын ирен үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Хатын моңа кадәр дә шушы ук фатирда ике ирен үтергән булган. Хәзер аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үтерү