Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хатынны ташландык йортта бикләп тоткан

"Бомж" үзен төзүче дип таныштырган. Удмуртиядә яшәүче хатынны ташландык йортта бикләгәннәр һәм ике көн аны көчләгәннәр.

Вакыйга 2019 елның июлендә булган. 49 яшьлек Ижау кешесе 55 яшьлек таныш булмаган хатын янына тукталышта килгән. Үзен төзелеш оешмасы хезмәткәре дип таныштырган, төзелештә нәрсә эшләвен сөйләгән. Аннары җинаятьче хатынга вакантлы урыннар турында белү өчен аны үзе белән чакыра. Хатын ышанып, аның артыннан китә. Ир аны ташландык йортка алып килгән, соңрак ачыкланганча, ул соңгы вакытта үзе шунда яшәгән. Хатынны өйгә кертеп, ишекне йозакка бикли дә аның белән эчәргә куша. Шуннан соң ике көн дәвамында бомж хатынны көчләгән, аны кыйнаган һәм үтерү белән янаган. Зыян күрүче ир бик нык исерек чакта аннан кача алган. Хатын полициягә мөрәҗәгать иткән, көчләүчене тоткарлаганнар һәм биш елга иректән мәхрүм иткәннәр, дип яза Кызыл таң.

Фото:gorzavod.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять