Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хатынын талагы өзелгәнче кыйнаган...

Ир кеше хатынын бик каты кыйнаган. Бичара хатынның талагы һәм ашказаны асты бизе өзелә.

Стәрлетамак янындагы авылларның берсендә ир кеше хатынын бик каты кыйнаган. Фаҗига шимбә көнне, 19 октябрьдә була. Бичара хатынның талагы һәм ашказаны асты бизе өзелә.

Зыян күрүчене дәваханәгә илтәләр. Медицина хезмәткәрләре мәгълүматны шунда ук полициягә тапшыра. Бу хакта "КП-Уфа"  хәбәр итә.
Хокук саклау органнары ачыклавынча, ир белән хатын арасында иртәнге сәгать дүрттә, спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта, тавыш чыга. Низаг барышында 39 яшьлек ир хатынына ташлана һәм аны каты кыйный. Берничә сәгатьтән соң ул үзе ашыгыч ярдәм машинасын чакырта.

Сорау алган вакытта ир исерек хәлдә булган. Ул үзенең гаебен таный. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир белән хатын  күптән бергә яшәгән, балалар үстерәләр, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять