Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хатынына ут төрткән

Картайгач та акыл кермәс икән, 68 яшьлек пенсионер үзе белән гомер кичерүче 46 яшьлек ханымга ут төрткән.

Калтасы районында 68 яшьлек пенсионер үзе белән гомер кичерүче 46 яшьлек ханымга ут төрткән.

Күпчелек фаҗигаләр нидән башлана? Әлбәттә, исерткеч эчемлекләр кулланудан!

Җинаять кылынасы көнне бу пар да сыйлы табын артында башта чөкердәшеп утырган. Тик чәркә артыннан чәркә бушата торгач, пенсионер картның, ни сәбәпледер, җене кузгалган. Ул, янында утыручы хатынның өстенә спирт сибеп, ут төрткән.

Мескен хатынның тәне бик нык пешкән. Аны дәваханәгә кем илткәнлеге хәбәр ителми. Тик менә ханымның гомерен табиблар саклап кала алмаган, чөнки аның тәненең 32 проценты янган булган.

Теге кансыз картка хәзер җинаяте өчен җавап бирергә туры киләчәк. Гомеренең соңгы елларын ул рәшәткә артында үткәрәчәк, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять