Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хатынының мәете белән яшәгән

55 яшьлек Русия туристы Доминиканның Пунта-Кана курорт шәһәрендә тоткарлана.

Баксаң, ул ялда хатынын үтереп, аның мәете белән яшәгән икән.
Хатын-кызның үлүе турында кунакханә хезмәткәрләре әлеге пар туктаган номердан күңелсез ис таралгач шикләнә башлый. Бу вакытка ул, ким дигәндә, 36 сәгать үле була.

Фаразлар буенча, ял итүчеләр арасында бәхәс чыккан. Ир сөйгәнен кыйный һәм буып үтерә, аннары мәетне япма белән каплый да номерга бикләнә. Ул беркая да чыкмый һәм горничныйларны кертми. Ахыр чиктә, кунакханә хакимияте полиция чакыртып, ишекне вата. Мурманскидан килгән бу ир, һичнәрсәгә дә игътибар итмәгән кебек, үле гәүдә янында утыра һәм тыныч кына телевизор карый.

Тәртип сакчыларына ул хатынының берничә көн элек йөрәк өянәгеннән үлүен белдерә. Әмма тәндәге җәрәхәтләр һәм яралар, шулай ук, буылу эзләре үлемнең сәбәпләрен ачып биргән, дип яза Кызыл таң.

Фото:pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять