Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хезмәт хакы түбән түләнә икән, җавап бир!

Бүген район башкарма комитетында хезмәт кешесенә эш хакы түләү буенча комиссия утырышының чираттагысы үтте.

Иң элек Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова катнашында республикакүләм видеоконференция булып узды. Анда хезмәт хакын бик түбән түләүче оешма-учреждение, шәхси эшмәкәрләр, КФХлар булган районнар белән турыдан-туры элемтәгә кереп, җаваплар алынды. Район башкарма комитеты җитәкчеләренә карата министр хәтта сорау да бирде: сез үзегез 10 мең сумга яши алыр идегезме? Нигә сез саннар гына күрәсез, ә шушы саннар артында гаилә барлыгын, алар ничек яши икән, дип уйланмыйсыз. Министр бүген күп кенә җитәкчеләрне утлы табага бастырды һәм бер атнадан янәдән шушындый очрашу буласын искәртте.

Әйе, хезмәт хакын түбән түләүчеләр республика күләмендә булган кебек безнең районда да бар. Алар белән без үзебезнең район комиссиясендә очрашып торабыз. Бүген дә «Хыял», «Шанс+» оешмалары, шәхси эшмәкәрләр Ф.Гомәров, С.Зәкиева, В.Латыпов комиссиягә чакырулы иде. Әлеге оешма һәм шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт хакының түбән булуы кешенең ярты штатта булуы яки декрет ялындагы әниләр булу белән аңлатылды. Бүгенге килүчеләр арасында җаваплылыктан качарга теләүчеләр күренмәде. Алар комиссия әгъзалары белән киңәшләшеп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да ала алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы