Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хезмәт хакы түбәнме яки конвертта биреләме?

Бүген район башкарма комитетында хезмәт кешесенә эш хакы түләү буенча комиссия утырышы булып узды.

Анда “Автогазсервис-А”, “Юмарт”, “ТК Нарат”, “Раил” җәмгыятьләре, “Балтач” һәм “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр И.Ш. Җәләев, Э.Р. Габдрахманов, Р.Р. Һадиев, Р.Р. Нәсыйховлар чакырулы иде.

Әлеге коллективларда хезмәткәрләр минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакы алып эшлиләр. Шуларның сәбәпләрен белергә телибез, - дип комиссия эшен башлап җибәрде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов.

Комиссиягә чакырылучылар берәм-берәм керә торды, арада үз хаталарын танып, кыска вакыт аралыгында үзгәртербез диючеләр булды, шул ук вакытта комиссия әгъзаларында кемнәрдер хезмәт хакының күпмедер күләмен конверт белән бирмиләрме икән дигән фикер туды. “Раил” җәмгыятенең бухгалтеры, мәсәлән, бездә хезмәт килешүе белән өчәр генә сәгать эшлиләр, дигән аңлатма бирде. Тик Айдар Фоатович бу аңлатманы кабул итмәде һәм кибетләрдәге хезмәткәрләрнең эш тәртибен ныклы контрольгә алырга кушты.

“Җәмәгать туклануы”нда да хезмәт хаклары түбән булуы ачыкланды. “Бездә пенсионерлар һәм декрет ялындагылар бар, шуларны керткәч түбән күренә ул”, дип аңлатма биреп үтте бухгалтерлары. Ни өчен пенсионерлар эшли соң дигән сорауга, эшләргә теләүче яшьләр юк. Безгә, мәсәлән, бүгенге көндә пешекче кирәк, тик эшкә килүче юк, диде бухгалтер. Аның сүзен комиссия әгъзасы, Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Фидаилевна да күтәреп алды. Бүгенге көндә мәктәпкә дә пешекче кирәк, тик әлеге белгечлек буенча кеше таба алмыйбыз. Норма һөнәр лицеенда төркем дә ачмакчылар иде, ләкин өч кенә кеше укырга теләк белдерү сәбәпле, төркем ачылмыйча калды, диде ул. Гомумән, бүгенге көндә пешекченең хезмәт хакы бик түбән булганлыктан, бу һөнәрне сайлаулары бик икеле.

Э.Р. Габдрахманов КФХсы буенча җавап тотучы бухгалтерның: “50 баш сыерыбыз, гомумән алганда 130 баш малыбыз бар, аларда бер генә кеше эшли. Хезмәт хакын 15 мең сум тирәсе түлибез”, дигән җавабы комиссия әгъзаларын гомумән аптырашта калдырды.

Түбән хезмәт хакы белән кешене тотып булмый хәзер, белгечләр өчен көрәшергә кирәк, дип белдерде Айдар Фоатович. - Әз акчага кешене ничек эшләтеп була, серләрен әйтегез әле, - дип мөрәҗәгать итте ул оешмадан килгән вәкилләргә. Ә иң кызганычы комиссиягә алда санап киткән җәмгыятьләрнең җитәкчеләре чакырылган булса да, берсе генә дә килмәгән иде. Җаваплылыктан качумы бу?
 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы соры базар