Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хезмәт министрлыгы булачак пенсиянең күләме турында хәбәр итү тәртибен раслады

Белешмә өч елга бер тапкыр бирелергә тиеш.

Юстиция министрлыгы хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков имзалаган «Картлык буенча фаразланган иминият пенсиясенең күләме хакында мәгълүматлар тәкъдим итү тәртибен һәм формасын раслау турында»гы боерыкны теркәде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Боерыкта әйтелгәнчә, пенсия тупланмасының күләме турындагы мәгълүматлар иминиятләштерелгән һәм пенсия түләүләре алмаучы 40 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 45 яше тулган ир-атларга тәкъдим ителәчәк. Белешмә өч елга бер тапкыр бирелергә тиеш.

Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлмәгән иминиятләштерелгән гражданнарга әлеге мәгълүматлар аларның соравы буенча язма рәвештә тәкъдим ителәчәк.

Боерык 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия пфр