Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хөкем ителгәнен юкмы? Менә сиӊа белешмә, өйдән чыгып торма

Күп оешмаларга, шул исәптән балалар белән бәйле оешмаларга эшкә урнашырга теләгәндә бездән хөкем ителмәгән булу турында белешмә сорарга мөмкиннәр.

Хәзер район халкы мондый белешмә кәгазен чиратта тормыйча гына дәүләт хезмәтләре порталы аша ала ала. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, оешмаларның кадрлар хезмәте хөкем ителүнең булмавы турында электрон форматтагы белешмәне алудан баш тарта һәм документ Россия Эчке эшләр министрлыгының вәкаләтле хезмәткәре мөһере һәм имзасы белән кәгазьдә бирүне таләп итә.

- Мондый таләпнең хокукый нигезләргә ия булмавын хәбәр итәбез. Регламентның 83 пункты нигезендә хөкемгә тартылмау турында белешмә бирү тәртибе һәм формасы мөрәҗәгать итүчегә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган язмача рәвештә дә, электрон формада да җибәрелә ала һәм гамәлдәге документ булып таныла ала. Һәм алар Россия Федерациясе законнары нигезендә теләсә нинди хокукый мөнәсәбәтләр булганда кулланылырга мөмкин, – дип җиткерде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе подполковник Илдар Усманов.

– Шуңа күрә безнең районда яшәүче һәр кеше үз гаризасын турыдан-туры Дәүләт хезмәтләре порталына җибәрә ала, чөнки бу документны алганда шәхси катнашу таләп ителми. Нәтиҗәләр күрсәтелгән электрон адреска тоткарлыксыз җибәрелә, – дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев