Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хәмер дигән золым аркасында куркыныч хәлләр

Балтач районында җәмәгать судының ике участогы эшли. Әлбәттә, авыр җинаятьләр каралмый аларда, ләкин гыйбрәтле, сабак алырлык очраклар еш тикшерелә.

Хәмер дигән золым аркасында килеп чыккан охшаш эшләр еш карала судта. 1985 елгы Р. соңгы вакытта У. авылында С. белән тора. Башы эчүдән бушамый торган чит ир белән аның 15 яшьлек малае арасында мөнәсәбәтләр киеренке була. 13 гыйнварда, гадәттәгечә лаякыл кайткан ирне куып чыгарырга керешә яшүсмер. Тегесе балта тотып котырынырга тотына, аны хатын-кыз коралсызландыра. Р. Карадугандагы туганнарына китә.

С.ның әйтүенә караганда, полициягә хәбәр итми, үзбәк кешесе башка килеп йөрмәс дип уйлый. Ләкин бер атнадан урамда очрашып әйткәләшкәч, полициягә гариза яза, ир-ат гамәлләре үтерү белән янау дип бәяләнә. Р.судта гаебен таныды һәм 22 апрельдә 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителде.

Суд утырышларында балаларга карата кылынган җинаять эшләрен караганда ата-ана ваемсызлыгы гына түгел, рәхимсезлеге турында еш ишетергә туры килә.Кечкенә балаларына тиешле тәрбия күрсәтмәгән өчен хөкем ителгән 1986 елгы Е. шундыйлардан.

Е. С. белән 2014 елдан бирле бергә яши. Аның белән тора башлаганда башка ирдән тапкан өч яшьлек малае була, бер елдан уртак кызлары туа. Шуннан соң Балтачта вакытлыча фатирларда көн күргән гаилә Л. авылында ана капиталы акчасына бер иске йорт ала. 2017 елда тагын бер кызлары дөньяга килә. Ир кешенең балаларга ата икәне рәсмиләштерелми, хатын-кыз ялгыз ана булып санала, димәк дәүләттән пособиеләр ала, аның әйтүенә караганда, гаилә шул акча һәм С.ның хезмәт хакы хисабына гомер итә. Эчкече ирнең очраклы эшләргә йөреп тапкан кереме мәгълүм хаҗәтләргә китеп бара. Эчү ягыннан хатын-кыз да кимен куймый, димәк, гаилә юклык – мохтаҗлыкта яши.

Е.юньсез ана буларак полициядә 2016 елдан бирле исәптә тора, 2018 елда җинаять җаваплылыгына тартылып җәмәгать суды тарафыннан 5 мең сум штраф салына, шул елны эчкечелектән дәваланып кайта, ләкин 7-8 айдан тагын йөгәннән ычкына. С. да наркология диспансерында ятып чыга, ике айдан тагын эчүгә сабыша. Сәрхүш хатын балаларын ачлы-туклы тотуын, исерек булганга ашарга пешермәвен, дарулар бирергә дә онытуын, ягъни аларның коточкыч шартларда яшәтүен үзе дә әйтеп тора. Мисалга авылдагы балалар бакчасына йөри башлаган уртанчы кызның алдан педикулез белән чирләвен әйтеп үтү дә җитәр. Аларга С.ның шул авылның икенче өлешендә яшәүче әнисе ярдәм итәргә тырыша. Бу җәһәттән, авыл фельдшерының мәрхәмәтлелекләрен әйтеп үтәргә кирәк. Полиция белән даими хәбәрләшеп тора ул, балаларны яклап сәрхүшләр белән чынлап торып көрәш алып бара дияргә була, өйдә ызгыш купканда исерек ирне куып чыгарып әнисе янына озатырга да булыша. Е. исә сөйгән ярын яңадан кертә. Салкын февраль кичләренең берсендә исерекләрдән качып олы малай килеп керә аның өенә. Игелекле ханым шунда ук тегеләр янына йөгерә һәм кыска күлмәк-ыштанлы яланаяклы ике кечкенә кызны суык өйалдында очрата. Ана кеше исә исерек идем, утырган урынымнан кузгала алмадым, балаларны шуңа күрә алып кермәдем дип аклана. Ә чит ханым аларны өенә алып кайта, ашатып-эчертеп йокларга яткыра.

Берничә көннән Е. йортына полиция хезмәткәрләре тикшерү белән килә һәм искитмәле хәлләргә тап була. Ирле-хатынлылар лаякыл исерек, пычрак киемле өч бала идәнгә чәчелгән икмәк кисәкләрен җыеп ашап йөри, өйдә һава җитми, чөнки утын булмаганга мич ягылмый, бүлмәне газ плитәсе духовкасы җылыта. Шул ук көнне монда прокуратура, опека бүлеге хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре һәм башка күп кенә җаваплы кешеләр җыела һәм балалар тормышы куркыныч астында дип табыла. Мәсәлән, газдан янгын чыгу мөмкинлеге зур һәм, гомумән, исерекләрдән барысын да көтеп була бит.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан сәрхүш