Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хөрмәтле эшмәкәр!

Балтач район башкарма комитеты Сезгә күрсәтмә мәгълүмат текстларының Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә, ягъни татар һәм рус телләрендә рәсмиләштерелүе турында хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турындагы» 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәү йөзеннән, Балтач район башкарма комитеты Сезгә күрсәтмә мәгълүмат текстларының Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә, ягъни татар һәм рус телләрендә рәсмиләштерелүе турында хәбәр итә.

Шуның белән бәйле рәвештә Сезнең оешма бинасына (кибет һәм башкалар) тышкы һәм белешмә мәгълүматны әлеге Законга туры китерергә кирәк.

Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турындагы законны бозучылар гамәлдәге законнар нигезендә җаваплылыкка тартылачак.

 

Статья 2.1. Телләр турында Татарстан Республикасы законнарын бозу

Юл һәм башка күрсәткечләр һәм билгеләнүләрне рәсмиләштергәндә һәм урнаштырганда телләр турында Татарстан Республикасы законнары таләпләрен, адреслы атрибутика, башка визуаль мәгълүмат, шулай ук гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен бозуга яисә тел билгесе буенча гражданнарның хокукларын чикләүгә китерә торган телләр турында Татарстан Республикасы законнарын башка бозу, - вазыйфаи затларга биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

(2007 елның 7 ноябрендәге 45-ТРЗ номерлы ТР Законы редакциясендә)

ст. 2.1, "административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы" 2006 елның 19 декабрендәге 80-ТРЗ номерлы (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2006 елның 16 ноябрендә кабул ителде) {КонсультантПлюс}

Балтач районы башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар теле