Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хәтта ике баланы да аямаган

Бер фатирда ике бала белән аларның әнисенең үле гәүдәләре табылган.

Марий Эл Республикасының Волжск шәһәрендәге бер фатирда өч мәет табылган. Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Волжск шәһәрендәге фатирда 31 яшьлек хатын, аның 11 яшльлек кызы һәм 14 яшьлек улының мәетләре табылды. Ике яки аннан да күбрәк кешене һәм кече яшьтәге баланы үтерү фактлары буенча җинаять эше ачылды», диелә бу хәбәрдә.

"РИА Новости" агентлыгы чыганагы мәгълүматы буенча, алар барысы да пычак белән яраланган. Җинаятьнең фаразлары әйтелми. «Җинаятьтә шикләнелүче әлегә билгесез», — дигән агентлык чыганагы. Бу кешеләрне талау нияте белән үтерүләре ихтимал.

Мәетләрне гаиләнең бер туганы таба, дип яза Кызыл таң.

Улы һәм кызы белән яшәгән мәрхүмә хатын ире белән аерылышкан. Алар элекке ире белән яхшы мөнәсәбәттә булган, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал