Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хәйруллин "Пусть говорят"та ниләр сөйләгән?

Луиза Хәйруллинаның ире Марат «Пусть говорят» тапшыруында булган. Анда ул банктан акча урлануы турында җентекләп сөйләп биргән.

Бу хакта  «Реальное время» мәгълүмат чыганагы хәбәр итә.

Ир гаиләне акыл җитмәслек бурычка батыруының төп сәбәбе - азартлы уеннар икәнен әйткән. Марат сөйләвенчә, бурычларны каплау өчен банк сейфыннан акча урлау моннан ике ел элек башланган.

Беренче тапкыр Луиза 50 мең сум урлап алып чыккан. Шулай итеп, бу сумма 25 миллионга кадәр барып җиткән. Ир,  моны букмекер компанияләреннән документлар белән раслый алам, дигән.

Ул, шулай ук, Казанда 5 фатирга күчеп йөрүләрен һәм хокук сакчыларының аларны тота алмавына аптыравын белдергән. Марат Русия халкыннан ярдәм сораган һәм акча җыю турында игълан иткән.

Мәскәүдән ток-шоудан кайтып килгәндә аны аэропортта ук кулга алганнар, дип яза Кызыл таң.

Фото: kiziltan.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять