Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кич йөрүнең вакыты бар

31нче майдан 30нчы августка кадәр яшүсмерләргә сәгать 23.00дән иртәнге 6.00га кадәр әти-әниләреннән башка җәмәгать урыннарында йөрү тыела.

Ел саен мәктәпләрдә каникуллар алдыннан полиция хезмәткәрләре тарафыннан укучылар һәм әти-әниләр алдында чыгышлар ясап, аңлату эшләре алып барылды. Әмма кичке рейдлар вакытында балалар һәм яшүсмерләр полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлану әле дә дәвам итә. Яшүсмерләр әти-әниләрдән башка гына сәгать төнге 23.00дән иртәнге 6.00га кадәр тоткарланган очракта Татарстан Кодексының 3.11 маддәсе нигезендә административ беркетмә төзелә һәм балигъ булмаган балалар комиссиясенә тапшырыла. 500 сумнан 1000гә кадәр административ штраф, ә ел дәвамында яшүсмер ике тапкыр эләккән очракта 2000 сумнан башлап штраф каралган.

Шул рәвешле, тыелган төнге сәгатьләрдә балалар һәм яшүсмерләрнең җәмәгать урыннарында (клуб, парк һәм башка урыннар) чаралар оештырган клуб мөдирләренә (вазыйфаи затлар) беренче очракта 3000 - 5000 сум, ә икенче очракта 15000 сумнан административ штраф салына.

Җәйге чорда районыбызга ял итәргә чит районнардан, шәһәрләрдән әби-бабайларына яки туганнарына кунакка балалар кайта. Өлкәннәр игътибарына, Сез үзегезгә җаваплылык алып калгансыз икән, димәк, балаларның иминлеген һәм кичке сәгатьләрдә йөрмәүләрен дә тәэмин итәргә тиеш булып чыгасыз.

Һәр мәктәптә җәйге ялларда әти-әниләр патруле билгеләнде. Әти-әниләр, кич белән үзегезнең балаларыгызның һәм яшьләрнең тәртипләрен күзәтеп, клубларны әйләнеп кайту бер дә зыянга булмас иде. Җәйләрне имин һәм матур үткәрергә язсын. Хокук бозулар күзәтелмәсен.

Фото: http://t-l.ru/i/n/463/177463/177463_12515f84321f.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250