Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кирпеч – карак коралы

Казан шәһәрендә кирпеч белән һөҗүм итеп пенсионерларны талаучы тотылган.

Болгар шәһәренеӊ 29 яшьлек кешесе эш эзлим дип Казанга юл тота. Әмма эш эзләү урынына ул пенсилонерларны талу эшенә керешә.

28 март көнне ул Р. Зорге урамында олы апаны күреп, аныӊ артыннан күзәтә башлый. Пенсионер апа подъездга керүгә, кулына кирпеч алып, аныӊ артыннан керә. Кулындагы кирпеч белән башына суккан соӊ, сумканы алып юкка чыга. Сумка эчендә бары 1000 сум акча була. Аракы алып, кәефләнеп йөргәндә, аныӊ күзе тагы бер олы яшьтәге апага төшә. Бу юлы кулда таш була инде. Подъездга кергән хезмәт ветераныныӊ башына сугып, тагын сумканы кулга төшерә. Бу юлы кулга төшкән байлык зуррак - кәрәзле телефон һәм номерлары аерым кәгазъгә язылган ике банк картасы. Юлбасар бу карталардан 14 меӊ сум акча алып, туган ягына юл тота.

Әмма кайтып, алган акчаны туздырып бетерә дә алмый, полиция хезмәткәрләре аныӊ эзенә тиз төшәләр. Инде бер мәртәбәгә ирегеннән мәхрүм ителгән булган бу бәндәне хөкем көтә.
Фото: youtube

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250