Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кисәтергә ашыгам: Чүттән алданмый калдым...

Беркөнне в контактеда хәбәр килеп төште. Бер урыс сүзе кыстырмас кеше русча язарга булганмыни, дидем дә ...

Беркөнне в контактеда хәбәр килеп төште. “Привет, я с просьбой”, дигән. Бер урыс сүзе кыстырмас кеше русча язарга булганмыни, дидем дә мин дә “слушаю вас” дип җибәрдем. “Есть 500 р до завтра, на тел?” дип сорый бу? Уйга калдым...Бу кеше гомердә дә миннән акча сорамас кебек тоелды. Саф татарча иттереп, “фәлән кеше, бу сезме?” дип яздым. Аңа каршы “на 79065164819 билайн” дигән номер килде. Мин дә “сейчас...” дип (ике төрле мәгънәдә) җибәрдем, ул окей дип калды, ә мин фәлән кешегә шалтыратырга тотындым. Элемтә буш түгел, кем беләндер сөйләшә. Чыннан да шулаймы, әллә мошенниклыкмы бу, дип сорыйсы идем. Үзем тагын уйлыйм...ә бәлки чыннан да авыр хәлдә калгандыр, юньле кеше югыйсә... Шулай да акча күчерергә ашыкмадым... Икенче шалтыраткач алды, акча салаласың, тик минем номерга яме, ди шаяртып...Үтеп кергәннәр миңа да ди...

Кешегә нинди генә смскалар килми диләр акча сорап, моңарчы миңа берсе дә килгәне булмады, ниндидер бер телефон компаниясенең машина оттың дигән ялганыннан кала. Ә мошенниклар ничек итеп җәлеп итәсен белә, кешенең психологиясенә йогынтыны әйбәт ясыйлар – кыска һәм оста. Берәр анага баласыннан шушындыйрак смс килсә, ана йөгерә-йөгерә акча сала бит инде. Андый хәлләр булмады түгел. Сак булыйк, иптәшләр, мошенниклар кармагына каба күрмик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар мошенниклар