Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Көнүзәк тема - “Без ришвәтчелеккә каршы!” (+фото)

Коррупциягә каршы көрәш – зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Шуңа күрә ил һәм республика күләмендә законнар кабул ителә, кайнар элемтәләр эшли.

Районыбызда да коррупциягә каршы төрле формаларда көрәш алып барыла. Шуларның берсе – мәктәп укучылары арасында уза торган иншалар конкурсы. Узган атнада район башлыгы Рамил Нотфуллин коррупциягә каршы юнәлешле иҗади эшләр республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләде. Чарага укучылар белән беррәттән аларның мөгаллимнәре дә чакырулы иде. Район башлыгы җиңүчеләрне тәбрик итеп, аларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

– Конкурска килгән иҗади эшләр укучыларның урлауга, ришвәт алуга карашын, мөнәсәбәтен ачык чагылдыра. Мондый чараларда катнашу аларның җәмгыятьтә актив позициядә торуын билгели, – ди коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова.

Район этабында җиңүчеләр исә Казан шәһәрендә узган бүләкләү чарасында катнашты. «Коррупциягә юк!» дип исемләнгән иншалар конкурсында үз туган телләрендә (удмурт, татар, мари) иншалар язып, Балтач кызлары призлы урыннар яулады. Кече Лызи урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Анастасия Артемьева (җитәкчесе Ольга Пчельникова) республика конкурсы җиңүчесе булып танылды. Түнтәр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлназ Әхмәдиева (җитәкчесе Лилия Нәкыйпова) татар телендә эссе-иншалар бәйгесендә икенче урын яулады. Чепья урта мәктәбеннән Полина Анеева (җитәкчесе Алина Иванова) мари телендә инша язып, призер булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев