Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Константиновкадагы поселыгындагы үтерүчеләр тоткарланган

Россия Федерциясенеӊ Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетында РФ җинаять кодексыныӊ 105 матдәсенеӊ икенче өлеше буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елныӊ 22 мартында Казан шәһәренеӊ Константиновка поселыгында Интернациональ урамында урнашкан йортныӊ подъезында кичке сәгать 5-30да утлы коралдан алган яралар нәтиҗәсендә шул йортта яшәүче 58 яшьлек ир-ат һәлак була. Бу җинаять эшләүдә гаепләнеп, элек җаваплылыкка тартылган 27 яшьлек һәм 34 яшьлек ике бәндә кулга алынган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, кич белән зыян күрүче хатыны белән «Audi» машинасында өйләре янына кайтып туктыйлар. Подъезд ишеген ачып керүгә аларны кара маска кигән ике кеше каршы ала. Алар пистолетлардан ут ачып, зыян күрүченеӊ кулыннан сумканы алып урамга ташланалар. Сумкада 2 миллион сумнан артык акча булган, дип исәпләнелә. Ялган яралардан ир-ат урында җан бирә.

Кеше үтерүче һәм талаучы бу ике кеше бүгенге көндә кулга алынган. Тикшерү барышында аларныӊ әле 51 яшьлек кеше урлауда катнашулары да калкып чыга. Аныӊ буенча да җинаять эше кузгатылган.

tatarstan.sledcom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять