Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коронавирустан вакцинаның беренче өлешен ясаткач, QR-код бирәләрме?

Сертификат алу өчен ике компонент та ясалган булырга тиеш.

Россиядә коронавирустан вакцинаның беренче компонентын ясаткач, QR-код бирелми. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Кодны бары тик икенче прививканы ясаткач кына бирәләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренчә, «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын кадатканнан соң ук QR-код бирү планлаштырылмый.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турындагы сертификатның гамәлдә булу вакыты — бер ел. Баш эпидемиолог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика белгече Дмитрий Лопушов вакцинация турындагы махсус туры эфирда шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Әгәр вакцинация турында сөйлибез икән, ул — бер, авыру хакында әйткәндә 6 ай тәшкил итә», — дип искәртте спикер.

Сертификатның гамәлдә булу вакыты вакцинаның төренә бәйле түгел. Ягъни ул кайсы прививканы («Спутник V», «КовиВак» яки «Спутник Лайт») кадатуга да карамастан, бер ел гамәлдә булачак.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: QR-код