Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коточкыч! Метал өчен кеше үтергән

Шушы көннәрдә Саба районы суды пенсия яшенә җитеп килүче М.И.га карата хөкем карары чыгарды. Ул РФ Җинаять кодексы 105нче статьясының 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танылды (кеше үтерү).

Фаҗига быел 6 майда Югары Шытсу авылында килеп чыга. Тикшерү органнары һәм суд ачыклаганча, М.И. 1 май алдыннан үз өендә җирлектә пропискада тормаган Сафронов белән 0,5 литр аракы эчә. Шуннан соң йорт хуҗасы йокыга тала һәм уянгач сарайдан алюминий бидон, кувалда ише металл әйберләрнең юкка чыкканлыгын күрә. Шуннан ул мәкерле план кора: 6 майда кесәсенә кухня пычагы тыгып шешәдәшенең өенә бара. Сафронов тимер җыючыга тапшырган металл әйберләр өчен акча таләп итә. Ике арада низаг чыкканнан соң, пычагын алып, корбанының бугазына кадый. Ярадан аккан каннан тирән шок кичергән Сафроновның “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче гомере өзелә. Шуннан соң җинаятьче берни булмагандай такси яллап авылына кайта, ярты юлда машинаны туктатып, пластик шешәдәге су белән пычактагы кан тапларын юып та төшерә әле.

Судта ир-ат үз гаебен таныды, кылган гамәле өчен чын күңелдән үкенүен белдерде. Аңа җәмгыятьтән аерып ябылуда тоту урыннары моңарчы да таныш булган. Суд И.ны бу юлы озакка – 8 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгарды.

http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/metall-ochen-keshe-tergn

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев