Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коточкыч! Әтнәдә яшүсмер апасына пычак белән кадаган

15 яшьлек энесе белән 16 яшьлек апа кеше арасында килеп чыккан низаг соңгысының тән җәрәхәтләре алуы белән тәмамлана.

Бәйрәм көннәрендә район үзәгендә яшәүче авыр хәлле гаиләдә килеп чыккан бу хәл.

15 яшьлек энесе белән 16 яшьлек апа кеше арасында килеп чыккан низаг соңгысының тән җәрәхәтләре алуы белән тәмамлана.

Тавыш нидән чыккан дисәгез - ике бертуган кәрәзле телефон бүлешә алмый. Җитмәсә, психоневрологик учетта торган балигь булмаган 15 яшьлек үсмер спиртлы эчемлекләр дә кулланган була. Кулына пычак алган энесеннән апа кеше урамга чыгып чабып кына котыла.

"Бүгенге көндә тикшерү эшләре дәвам итә. Яшүсмер исә Казанда наркология хастаханәсендә дәвалау курсы ала. Әлегә судмедэкспертиза нәтиҗәләрен көтәбез. Шулар нигезендә суд тарафыннан яшүсмергә карата карар кабул ителәчәк", - ди Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигьмәтҗанова.

"Балаларны күз уңыннан югалтмыйк, яшьләй спиртлы эчемлекләр куллануга юл куймыйк. Ахыры аяныч - шунысын онытмыйк", - дип кисәтә ул. Тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Әмиров та аның сүзләренә кушыла. "Бәйрәм чорында артык күп спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан низаглар байтак булды. Бераз чамасын белсеннәр иде", - ди ул.

Чыганак: http://atnya-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев